Тукай муниципаль районының мәдәният бүлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты. Аның күләме-200 мең сум.
Бу конкурска «Чикләрне җиңү»дигән проект тәкъдим ителгән. Грант акчаларын мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга, яңа костюмнар тегүгә юнәлдерергә планлаштыралар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
Тукай районында терлекләрне кышлату дәвам итә . Хуҗалыклар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны һәм 2020 ел уңышы буенча минераль ашламалар туплауны дәвам итәләр . Барлыгы 3506 тонна минераль ашлама тупланган
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
21 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Әтнә дәүләт драма театры артистлары "Гиндукуш "Сугышчан дан музеенда"булдылар. Кунаклар зур кызыксыну белән музей заллары белән таныштылар. Алар өчен экскурсияне музей директоры Гарипова Резедә Рависовна үткәрде. Артистлар музей эшчэнлеге турында бик уңай фикерләр калдырды
Кенәз авылында Изге Николай чиркәвендә Илаһи Литургия узды
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.
Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.