ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Гиндукуш "хәрби дан музее хезмәткәрләре, Тукай районы полиция хезмәткәрләре белән берлектә Теләнче Тамак  теләкләндерү мәктәп-интернатында  Яңа ел бәйрәмен уздырдылар.Балалар  үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңел ачтылар. Яңа ел чараларында катнашучыларның барысы да Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Тукай районы авыл җирлекләре буенча мәдәният йортларында һәм клубларда 23.12.19-31.12.19ел "Яна ел бәйрәмен  каршылап" дигән  чараллар   планы

2019 елның 24 декабрендә Татарстан авыл китапханәсендә фоторәсемнәр өчен рамка(  кысалар) булдыру буенча мастер-класс узды

 

2019 нчы елның 23 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты. 

2019 елның 24 декабрендә "Форпост" һәм ОППН( Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау бүлеге) отрядлары җитәкчеләре һәм командирларының утырышы узды.Утырышта «Караш ноктасы» дигән дискуссия үткәрелде, анда балаларга үз фикерләрен әйтергә һәм аны яклап калырга мөмкинлек бирелде.

Быел районның төп чыршысын Новотроицкое авылында урнаштырдылар. Ачылу тантанасы 28 декабрь көнне 15: 00 сәгатьтә була.

 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсы үткәрелә.

Конкурс алты номинация буенча үткәрелә:

 

2019 елның 18 декабрендә мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә Тукай районы буенча бүләкләү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләре белән бүләкләүгә .Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге белән бүләкләүгә дәгъвачылар документлары каралды


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының иң яхшы авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды,алар арасында Тукай районыннан Князево һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре дә бар иде  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International