ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

22 - 23  ноябрьдә Казанда Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының   яшь хезмәткәрләре  һәм  аграр белгечлек  алучы  студентлар  арасында  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы»   конкурсы  узачак.      Белгечләр  үз  осталыкларын   9  номинациядә күрсәтәчәкләр,  ә җиңүчеләр  Германиягә  ике  атналык   стажировкага  барачаклар.    

"Игелек кыл" акциясе


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республикада шикәр чөгендерен эшкәртү 2020 елның гыйнвары ахырына тәмамланачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы социаль хезмәт алучыларга «Мультфильмнарда хокук бозулар» исемле мультфильм күрсәтте

Тукай районында    коммерцияле булмаган оешмалар көне узды

18 ноябрь  көнне   хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .  
  
     


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тарафыннан Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Үз-үзеңне бәяләү” дигән темага дәрес уздырды. 

Татарстанның кайсы районында яшәү Яхшы?

Хөрмәтле Тукай районы халкы , әйдәгез, безнең район өчен тавыш бирик! Моның өчен  тубәндәге сылтауга басарга кирәк.Сылтау Анда Тукай районы  исеменә генә басарга кирәк. 

Татарстан Республикасы Тукай районында Россия Пенсия фонды химаясе астында, традиция буенча, укучы яшьләрнең пенсия грамоталылыгын арттыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе старт алды. Әлеге акция кысаларында Тукай укучылары Пенсия тематикасына белем алачак. 

 Хуҗалыклар кыр эшләрен төгәлләделәр һәм техниканы ремонтлауга һәм 2020 ел уңышы буенча минераль ашламалар туплауга керештеләр  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International