ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрьдә,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары – ССП директоры, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт (Тукай районы администрациясе бинасы, 204 нче кабинет) адресы буенча 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.

Алдан язылу өчен Телефон: 70-37-82.

 

25 октябрьдә 13.45 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 26нчы гимназиянең «ТАТотряд» тимурчылар отряды Энтузиастлар бульварында " Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!"акция  уза. Акция  кысаларында балалар сәламәт яшәү рәвеше кирәклеге турында аңлату эшләре алып барачаклар һәм чаллыларны «табиб белән йөрү»сәламәтләндерү проекты кысаларында Скандинавия йөреше буенча дәресләргә чакырачаклар. Скандинавия йөреше буенча дәресләр тәҗрибәле инструктор, югары квалификацияле табиб Александр Зотов җитәкчелегендә атна саен шимбә көнне Прибрежный паркында уза. 

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  сөт  сату  күләмен   6%ка  арттырдылар.  21  октябрьгә оператив  белешмәләр  буенча республика хуҗалыкларында  тәүлек  эчендә 3 мең  483,4 тонна  сөт  савылган,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    5%ка  күбрәк. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла.  ин.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе»проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен   өстәмә  конкурс  уздыру  турында  игълан итә. 

 2019 нчы елның 20 нче октябрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насырова “Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе” базасында балигъ булмаган балалар арасында  “Тормыш матур!” программасы кысаларында «Социаль рольләр» темасына  дәрес һәм «Давылда кораб» арттерапиясе үткәрде.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Дәүләт Думасының кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

 

         2019 нчы елның 22 нче октябрендә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдә һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларында исәптә торучы гаиләләрдә автоном янгын белдерүчеләрне урнаштыру буенча эш оештырдылар. 

23 октябрьдә өченче буын университеты проекты кысаларында «мәдәният һәм агарту» факультеты үз эшен башлады. Бу курс инде икенче ел эшли, бу юнәлеш буенча 40 өлкән буын кешесе белем алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International