24 октябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында реаль вакыт режимында эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумыннан трансляция булачак.
24 октябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында реаль вакыт режимында эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумыннан трансляция булачак. Әлеге чарада бөтен Кама аръягы эшмәкәрләре бергә җыелачак.
Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Куркынычлыкка чуму» мультфильмын күрсәтте
Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган"Һөнәрләр калейдоскобы" дигэн һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды
Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта район кырларында туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенгә 51 мең гектар мәйдан сөрелгән, бу – планның 87 проценты. Шикәр чөгендере, яшелчә уңышы җыелган кишәрлекләрне генә эшкәртәсе калып бара. Басуларда 27 техника эшли, эш ике сменада оештырылган. Аяз һава торышы булганда туңга сөрү эшләре атна ахырына тәмамланыр дип көтелә.
«Казан Экспо» яшьләр үзәгендә «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының финалы кысаларында мәктәп хакатоны узды
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р.А. Галявов тарафыннан расланган график нигезендә, 2019 елның 6 ноябрендә сәгать 10 нан 12 гә кадәр вакыт аралыгында ТР Тукай муниципаль районында гражданнарны кабул итү планлаштырылган.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
2019 елның 22 октябрендә, Ак торналар көнен бәйрәм итү кысаларында, Кенәз авылы җирлеге һәйкәле янында «Хәтер көне –Ак торналар көне»дип исемләнгән митинг узды.
23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк.