ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә Яр Чаллы шәһәрендәге радиотелеүзәктә 2019 елның 28 октябрендә, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны өзеп тору белән, планлы ремонт-профилактик эшләр үткәреләчәк.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Буген Иске Байлар авылында  яшэуче, тыл һәм хезмәт ветераны Әшрәпова Нурдидә  Шәмсетдин кызы    90 яшьлек күркәм юбилей билгеләп утте.

Пенсия тупланмаларының кайда формалашуын, шулай ук аларның гомуми суммасы нинди булуын Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта ачыкларга була es.pfrf.ru. процедурасы нибары бер-ике минутны били. Шәхси кабинетка керү өчен дәүләт хезмәтләре порталының логинын һәм паролен кулланырга кирәк.

Бүген, 21 октябрьдә, утырышлар залында Тукай муниципаль районы Советының XXXV сессиясе узды.  
Сессия эшен район Советы рәисе Фаил Камаев ачты .

Тукай районының өч авыл җирлеге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә бирелә торган грант» конкурсында катнашып, грант отты. Күзкәй авыл җирлегенә бирелгән 1 млн. 460 мең сум грант акчасы Иске Байлар авылына яңа су башнясы урнаштыруга тотылды.  

Бүген, 21 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .

Айрат Шаябтдинов ярышларның региональ этабында җиңү яулады

 2019 елның 19 октябрендә Кенәз  авыл мәдәният йортында  "   Сәламәт яшәү рәвеше өчен!" дигән плакатлар бэйгесе узды 

 2019 нчы елның 20 нче октябрендә, Кенәз авыл җирлеге яшьләре «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар.  

 

2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча " Теләнче-Тамакның урта мәктәбе" базасында ата-аналар җыелышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International