ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә башкалабызда мәктәп ярминкәләре узды. Анда республика районнарыннан мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Районның барлык авыл җирлекләрендә узган атнада шимбә өмәләре үтте. Ул көнне авыл, поселок урамнары, учреждение һәм оешма территорияләре, парклар, зиратлар, чишмәләр чистартылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Шимбә өмәләрендә территорияне яшелләндерү буенча да зур эш башкарылды – 10 мең 990 төп агач утыртылды.

Районда җылыту сезоны һава торышына бәйле рәвештә быел иртәрәк башланды. Бу торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең әзерлегенә дә бәйле. Моңа халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләве дә йогынты ясый.  

Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә, 19 нчы октябрьда 13.00 сәгатьтә,Тукай районы мәктәпләре базасында “Татарча диктант” акциясе уздырылачак. 

Кулланучы әлифбасы: электрон җайланманың сыйфаты

Кулланучы әлифбасы: электрон җайланмалар сатып алу

2019 нчы елның 15 нче октябрендә Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья Авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Есть женщины в русских селеньях!» дигэн акция  уздырды Активистлар бүген тирән ихтирамга, мактауга лаек хатын-кызларда булдылар.  .

 

2019 нчы елның 10 нчы октябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә “Хокук бозулар. Куркынычсыз интернет. Терроризм» чарасы уздырды. Түгәрәк өстәл “Кнәз” һәм “Новотроицк” урта мәктәпләрендә үтте. 

Кичә, 15 октябрьдә, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен Госпиталь»  табибларын Өлкәннәр декадасы белән котлады.

Тукайлылар хезмәт хакын «конвертлы» алу формасы, рәсми булмаган хезмәт мөнәсәбәтләре, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы һәм пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләү турында 8(8552)70-00-76 номеры буенча «кайнар линия» гә хәбәр итә яки «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International