2020 елның октябрендә Россия территориясендә халык санын алу үткәрелә, ул алдагыларыннан иң беренче чиратта , россиялеләрнең исәпкә алу кәгазен Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт хезмәтләре порталында тутыра алачаклары белән аерылып тора.
Бүген, 15 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.Киңәшмә башында МР башлыгы район хәрби комиссары Валеев Дамир Шамил улына РФ Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы грамотасын тапшырды.
2019 нчы елның 8 нче октябрендә Круглое Поле мәктәбе базасында рус мәктәпләрендә эшләүче туган тел укытучыларының “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту үзенчәлекләре” дигән темага семинары узды.
2019 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр республикада «Урман атнасы – 2019»табигатьне саклау акциясе узды. Акция барышында безнең район авыл җирлегендә 3000гә якын агач утыртылды.
Балалары вузларда көндезге уку формасында белем алган пенсионерлар иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттырырга хокуклы. 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентның яше һәм югары яки урта махсус уку йортларында көндезге уку төп шарт булып тора. 2019 елда студентларның балалары өчен пенсиягә арту күләме һәр балага 1778 сум тәшкил итә.
2019 ЕЛ,21 ОКТЯБРЬ КӨННЕ ,СӘГАТҖ 10.00 да ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXXV УТЫРЫШЫ УЗА
Безнең Иске Абдул авыл җирлегендә дә өлкәннәрне хөрмәтләү декадасында бик матур чаралар уздырылды. Мерәс авыл мәдәният йортында, һәрвакыттагыча, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт оештырылган иде
2019 нчы елның 14 нче октябрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Русский звон» фольклор коллективы белән "Покровские посиделки"дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрделәр.
Көзге санитар-экологик айлык кысаларында 12 октябрь көнне Шилнәбаш авыл җирлегендә " Авылыбыз матуррак булсын!»дигән өмә узды.