ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Тукайлылар тавыш бирү участокларына актив килә

Район башлыгы Фаил Камаев Олы Шилнә авsлында урнашкан 2648нче сайлау участогына килде. Ул тормыш иптәше Эльмира Рөстәм кызы һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин белән бергә тавыш бирде.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

 2019 нчы елның 5 нче сентябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ата-аналар җыелышында катнашты.

04 нче сентябрь 2019 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 

2019 елның 8 сентябрендә, Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көненә багышлап, Кенәз авылы  мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Исемләп искә алыйк " дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Чаллы халкы.тукайлылар,Сезне «Прибрежный» паркында 06 сентябрьдә булачак «Сәламәтлек җиңел адым – 2019»скандинавия йөреше ачык шәһәр фестивалендә катнашырга чакырабыз. Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү 9:00 сәгатьтә башлана.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

2019 елның 2 сентябрендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына куелган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә багышланган « Җиңү өчен рәхмәт Сезгә, Солдатлар  » дип исемләнгән митинг узды.

 

  2019 нчы елның 3 нче сентябрендә «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен “Без террорга каршы ” дигән чара уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International