ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

5 сентябрьдә Татарстанның КФҮ кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәтләр бирә башлый

 

Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тукай районының 2 гаиләсенә Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сертификатлар тапшырды.

2019 елның 1 июненнән 22 августына кадәр «Балкыш " лагеренда җәйге сменалар узды 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.             Грантларның  гомуми  суммасы    211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның      122 млн 877 мең  сумы     федераль  бюджеттан  бирелә. 

 

           2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә  һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.

Әгәр дә Сез " социаль юл йөрү билетыннан» файдаланасыз икән, яки «электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билетын» алу өчен (транспорт картасы) 1 ноябрьдән соң «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә  кирэк.

4 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   

2019 нчы елның 2 нче сентябрендә «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен Белем көненә багышланган чара үткәрделәр.


 
2019 елның 3 сентябрендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз ... ».дигән батырлык дәресе уздырды. 

ЮХИДИ үз сайтында яңа интерактив бүлек башлап җибәрде, анда фото - һәм кино төшерү функцияләре булган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен видеоязмалар булган автомат режимда эшләүче махсус техник чараларның урнашу урыннары турында мәгълүмат бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International