9 август көненә Тукай районы территориясендә үзмәшгуль буларак 310 кеше теркәлгән. Соңгы атнада аларның саны 12 кешегә арткан.
Бизнес – икътисад терәге. Тукай районында эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар җитәрлекме? Аларны камилләштерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтленең вәкилләре Тукай районының 130лап эшкуары белән ачыктан-ачык сөйләшү уздырды.
16 август көнне эшмәкәрлек буенча Совет Тукай районында район башлыгы Фаил Камаев һәм эшмәкәрләр катнашында стратегик сессия уздырачак.
Һава шартлары район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уракны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Шулай да бер атна эчендә урып-җыю темплары буенча ситуация сизелерлек үзгәрде. Игенчеләр һәр минуты кадерле булган сәгатьләрне бушка сарыф итми.
14 августта православие динендәгеләр Успение посты башлану белән туры килә торган Бал спасын билгеләп үтә (пост ике атна дәвам итәчәк, 27 августка кадәр)
2019 елның 14 августында, Князево мәдәният йортында «Бал спасы " дип исемләнгән күңелле, шау-шулы һәм тәмле бәйрәм үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм программасы әзерләделәр
15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24» телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында" Торак-коммуналь Советлар» программасы була. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән «дача амнистиясе» яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән Күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон турында бара.
Иске Абдул авыл җирлегенә караган Торнаташ авылында мәчет ачылды.Фоторепортаж2
Иске Абдул авыл җирлегенә караган Торнаташ авылында мәчет ачылды.Фоторепортаж
Тукай районы бакчачылык берләшмәсе