ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Кадерле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне 6 сентябрьдә " Прибрежный»паркында узачак скандинавия йөрешенең «Сәламәтлек жинел адым – 2019» ачык шәһәр фестивалендә катнашырга чакырабыз. Теркәлү 9:00 сәгатьтә башлана.
Чараны оештыручылар - «Россия Пенсионерлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.

Круглое Поле поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әхтәмҗан Гомәр улы Миңнеханов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ак калфаклылар Тукай районында

2019 елның 6-29 сентябрендә муниципаль район территориясендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның    үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача. 

Тукай районы Борды авылында солдатны кече ватанында җирләделәр. (фоторепортаж)

Хөрмәтле әти-әниләр!

2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар, Россия Федерациясе гражданлыгы булган очракта, беренче бала тууга (уллыкка алу) бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү шарты белән, ай саен түләүгә хокуклы;гаиләнең җан башына уртача кереме түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмый (2019 елда - 14 034 сум).

Тукай муниципаль районының Иске Җирекле бистәсендә "ТАССРның 100 еллыгы" паркында  район башлыгы Фаил Камаев катнашында WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы узды.

Яңа поселогыннан тыл ветераны Галиуллина Фәридә Шәйхетдиновага 90 яшь тулды   

 

 

Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International