ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Авыл  җирендә  яшәүче  һәм  эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган – атнага  36 сәгатьтән   дә артык  булмаган  эш  вакыты  гарантияләнәчәк.  Ә  түләү  шул  килеш, тулы  эш  атнасындагы  кебек    калачак.   Закон проектын  Дәүләт Думасы  беренче  укылышта  кабул  итте.   

«Россия солдатлары»патриотик акциясе кысаларында,2019 елның 1 июлендә Кенәз  авыл җирлегендә  хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган чара узды.  


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Президент Указы нигезендә, 2019 елның 1 июленнән беренче төркем  инвалид- балаларны һәм инвалидларны карау буенча айлык түләү арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек арта, 5,5 меңнән 10 мең сумга кадәр. Бу күләмдә түләү беренче төркем балачактан инвалид- балаларның ата-аналарына һәм уллыкка алучыларына, шулай ук аларның опекуннарына һәм попечительләренә бирелә

1 июль көнне Кызыл Байрак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Рамазанова Җәннәт Гыйльметдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . 

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы  Әхмәтҗанова Э. М.  Малтабар авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне  Нуриева Миннеазяр Мәгъсүмҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады 

 «Родина» патриотик клубы һәм    Кенәз мәдәният   йортының «Волонтер» клуб берләшмәсе  «Туган ягым, яраткан өем! " фотографияләр конкурсында сертификат һәм  IIнче  дәрәҗә Диплом  белән бүләкләнделәр.

 Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .       

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  яңартылган контакт мәгълүмат бирә.

1 июль көненә Тукай районы буенча  малларга азык-төлек әзерләү буенча белешмэ: 10500 тонна печән, 16452 тонна сенаж салынды , 73 тонна яфрак азык әзерләнгән(Барлыгы 102150 цн ,яки бер шартлы терлеккә  -7,5центнер азык берәмлеге әзерләнгән   

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча 1 июль кэненэ оператив белешмә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International