«Россия солдатлары»патриотик акциясе кысаларында,2019 елның 1 июлендә Кенәз авыл җирлегендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган чара узды. Кенәз авыл җирлегенең сугыш хәрәкәтләре ветераннары сугыш кырында ятып калган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә һәм солдат каберләренә венок һәм тере чәчәкләр салдылар. Аннан соң «Патриот " хәрби дан музеенда булдылар.