ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

 

 
Тукай район Сабантуеннан фоторепортаж2

Тукай район Сабантуеннан  фоторепортаж 1

Сабантуй гүзәле

Район сабантунда кыр батырларын котладылар 

Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 10 июньгэ оператив мәгълүмат


7
июнь, 2019 ел
җомга

Шушы көннәрдә районда авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенчаСәйдәшев исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә узды.  Чарада «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назим Сәлахетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Борынгыдан килгән, меңәр еллык тарихлы гүзәл бәйрәм – Сабантуе җитте. Районның барлык авыл җирлекләрендә милли бәйрәмгә зур әзерлек бара. Район халкы ел буена армый-талмый лаеклы хезмәт куйды. Инде менә шундый дәрт-дәрман белән бәйрәм уздырабыз. Халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме быел аеруча кызыклы hәм күңелле үтәчәк, диләр оештыручылар. Бу турыда тулырак район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова сөйли.

5 июнь көнне Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсенең актлар залында Өченче буын университеты студентлары өчен чираттагы лекция оештырды. Лекциядә тыңлаучылар алдында пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге начальнигы урынбасары Раил Тимербаев чыгыш ясады, ул пенсия законнарындагы яңа үзгәрешләр, пенсияне исәпләү тәртибе турында җентекләп сөйләде.

06.06.2018 Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре А. С. Пушкин әкиятләре буенча «Йолдызлы яңгыр»мәктәп яны лагеренда квест-уен үткәрделәр. Квестның максаты-китап һәм уку процессы белән кызыксыну тәрбияләү, шулай ук А. С. Пушкин иҗатына карата кызыксыну уяту.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 июнь-Пушкин Россия көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан «Забава» мәктәп яны лагеренда Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Кояшлы аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International