ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

 

  25 май көнне Кенәз мәдәният йортында Гөлфия Дамир кызы Адиева җитәкчелегендәге «Энҗе бөртекләре» бию студиясе отчет концерты булып узды. "Энҗе бөртекләре» бию студиясе катнашучылары тамашачыларга матур бию номерлары күрсәттеләр, халык һәм заманча биюләр башкардылар.

3-10 июнь көннәрендә Казанда 38нче “Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесе үтәчәк. Ул Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе тарафыннан оештырыла.

Татарстан   WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында  беренче  урынны алды.  24 майда Казан  шәһәрендә   «Яшь  профессионалар» VII Илкүләм  чемптонатының финал  ярышларына  йомгаклар  ясалды.   Татарстан  гомумкоманда  исәбендә  беренче  урынга  чыкты.  

Җылы  көннәр  урнашу  һәм дача  сезоны  башлану  белән  республикада   шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  һәм  дачада  торучылар  өчен  тере тавык,  каз,  үрдәк  чебешләре  сату  активлашты.    Алар   махсус  билгеләнгән  урыннарда да,  шулай  ук  рөхсәт  бирелмәгән  урыннарда  да  сатыла.    Еш кына  шундый  хәлләрне дә  күрергә  була,  кош-корт  төялгән  автотранспорт  бер  торак пункттан  икенчесенә  күчеп йөри.  

21 май көнне Татарстан поселогы мәдәният йорты базасында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре арасында "Һөнәрләр парады" район конкурсының финалы узды.  

 Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга  профессиональ психологлар белән аралаша алачаклар.

2019 елның 18 маенда Казан шәһәренең 182 нче политехник лицеенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды.Олимпиаданың  " төп "категориясендә Тукай районы данын өстәмә белем бирү учреждениесе "Тәрбия Эше Үзәге" ндә шөгелләнүче  3 команда яклады 


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Казан шәһәрендә узган IX республика пенсионерларының «Өченче яшь – 2019» Спартакиадасыннан Чаллы пенсионерлары ике алтын медаль алып кайтты. Шәхси беренчелектә өстәл теннисы буенча ике алтынны Семенов Анатолий һәм Киселева София яулады.

28 майда 14.00 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсендә (Тынычлык проспекты, 24нче йорт, 9 нчы кат, актлар залы) Өченче буын университетын тәмамлаучыларга компьютер белеме курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшыру тантанасы була.  

  2019 елның 29 маенда 9.00 сәгатьтә район Советының XXXIII утырышы уза


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International