ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Планетабызны чүп-чардан коткару буенча мастер-класслар циклы дәвам итә

2019 елның 25 апрелендә Башкортстан Республикасы Мәләүз шәһәрендә «В глубинке» дип исемләнгән Төбәкара стилизацияле җыр, көй һәм бию фестивале үтте. Районыбызның данын «Сәрвиназ» вокаль ансамбле һәм Айзилә Вахитова яклады.

 

      Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлау уңаеннан «МНКТ» ҖЧҖга рәхмәт белдерә.

 

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда Тукай районында булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк

 2019 елның 25 апрелендә Кенәз авыл җирлегендә «Георгий тасмасы»традицион патриотик акциясе старт алды

 

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова волонтерлар белән берлектә Кнәз урта мәктәбе базасында “Балалар өчен ышаныч телефоны» акциясе үткәрде.

 


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәрешсез калачак.

Халык контроленә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәрләр тапшыра аласыз


2019 елның 24 апрелендә Тукай районы Башкарма комитетының утырышлар залында эшмәкәрләр белән очрашу узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен дәүләт ярдәме чаралары һәм «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү " ярдәмче программасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү турында фикер алышу  оештырылды. 
 

24 апрельдә Чаллыда «Бердәм Россия» нең беренче сәяси дебатлары узды, ул ТР Дәүләт Советына потенциаль кандидатлар өчен алдан тавыш бирү кысаларында уздырылды. Дискуссиянең темасы – " Заманча авыл: төп проблемалар һәм үсеш механизмнары».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International