Май бәйрәмнәрендә Тукай районында яшәүчеләргә пенсия түләү һәм илтеп тапшыру графигы үзгәрде

2019 елның 26 апреле, җомга

Май бәйрәмнәрендә Тукай районында яшәүчеләргә пенсия түләү һәм илтеп тапшыру графигы үзгәрде

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда Тукай районында булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
«Россия Почтасы» ФДУП филиалы - «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе алдагы көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:
- 2019 елның 3 маенда пенсия алучыларга график буенча 4-5 сандагы (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2019 елның 6 маенда пенсия алучыларга график буенча 6-7 сандагы (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2019 елның 8 маенда пенсия алучыларга график буенча 8-9 сандагы (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2019 елның 10 маенда пенсия алучыларга график буенча 10,11,12 (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
Башка көннәрдә-ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып билгеләнгән график нигезендә

Май бәйрәмнәрендә кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсия һәм башка социаль түләүләр түләү тәртибе үзгәрми. Тукай районында пенсияләр һәм кредит учреждениеләренә башка социаль түләүләр һәр айның 16 һәм 22 числосында күчерелә.

Россия Пенсия фонды хезмәтләре һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз
гражданинның Шәхси кабинетында сайтта https://es.pfrf.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International