2019 елның 16 апрелендә Тукай муниципаль районының Мәләкәс урта мәктәбе базасында «Математика буенча БДИ һәм ОГЭ әзерлек нәтиҗәлелеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары»темасына математика укытучыларының семинары узды. Семинар эшендә районныңматематика укытучылары, мәгариф бүлеге методисты катнашты.
Тиздән бөтен татар дөньясы Тукай туган көнне бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, «Көнебез шигырь укып башлана» исемле шигъри марафон-бәйге игълан ителде. Бәйгенең төп шарты – балаларыбызны, китап сөючеләрне бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм аның шигырьләрен яттан өйрәнеп, видеотасмага төшереп бәйгегә җибәрү.
"Куркынычсыз юл"республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Ул балаларда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре булдыру максатыннан үткәрелде. Конкурста җиңүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. Аларның икесе Мәләкәс мәктәбенең IV сыйныф укучылары-Мария Саттарова һәм Полина Еремеева.
16 апрельдә Дәүләт Думасы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турынд"законга балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча төзәтмәләр кабул итте.
Татарстанда якын арада кертелә торган яңа җитештерүләр тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе уртак утырыш уздырдылар. Парламентта республика дәүләт хакимите органнарының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бу хакта сүз 15 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, анда агымдагы елда авыл хуҗалыгын иминләштерү мәсьәләсе каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПКның төбәк органнары һәм республика территориясендә дәүләт ярдәмендә иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын узды
2019 елның 16 апреленнән Татарстан авыл китапханәсендәТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Республикам –Минем Ватаным ! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли