"Куркынычсыз юл"республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Ул балаларда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре булдыру максатыннан үткәрелде. Конкурста җиңүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. Аларның икесе Мәләкәс мәктәбенең IV сыйныф укучылары-Мария Саттарова һәм Полина Еремеева.