ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

  2019 нчы  елның 12 нче апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Римма Шакирова "Косманавтлар көне" дигән чара уздырды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тугыз хужалыкта булды. Пәнҗешәмбе көнне исә район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре бәяләячәк.

Новотроицкое авыл жирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында агроконференция узды. Конференциянең төп темасы – агротехник таләпләрне үтәү һәм игенчелектә заманча технологияләр куллану. Чарада Тукай районы хужалыкларының җитәкчеләре һәм авыл хужалыгы белгечләре катнашты. Кунаклар арасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Агрокөч» АҖ баш технологы Булат Шакиров, ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин да бар иде. Очрашуда язгы чәчүне унышлы башкарып чыгу аспектларын карадылар.

2019 елның 10 апрелендә Калмаш мәктәбе базасында хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының район этабы узды.Чараны район Тәрбия эше Үзәге оештырды 

2019 елның 12 апрелендә, Тукай районы мәгариф идәрәсе бүлеге планы нигезендә, Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «ГИА әзерлек нәтиҗәлелеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары»темасы буенча физика һәм информатика укытучыларының семинары узды. 


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11 апрелендә семинар-киңәшмә узды, анда узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы бүлекчәгә конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге лидер булды.

Тукайлылар  тоталь диктант язды.Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдән соң Тоталь диктант сайтында (totaldikt.ru)  билгеле булачак.

 

12.04.19 көнне Комсомолец урта мәктәбе базасында Космонавтика көненә багышланган " Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. 

 Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бу бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 37 укучы үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен җибәрделәр.  

 «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International