ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

  2019 елның 30 мартында, язгы каникул вакытында, Кенәз  мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Язгы кәеф»исемле конкурс - күңел ачу программасы үткәрделәр

«ЭКОВЕСНА» акциясе кысаларында Шилнәбаш авылы китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тополек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Экологик дәрес»үткәрделәр.

27 март-Бөтендөнья театр көне. Шул уңайдан Шилнәбаш авылы китапханәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Бөтен дөнья – театр» дип исемләнгән әңгәмә үтте


29
март, 2019 ел
җомга

  Март аенда,Тукай муниципаль районы «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге    хезмәткәрләре, ЭПУ Челныгаз һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә  Кече шилнә, Түбән Суыксу, Мәләкәс һәм Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүче  күп балалгаиләләргә ,  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның  өйләрендә булдылар.

МЧС хәбәр итә: 29 мартка һава торышы

 

Бүген, 2019 елның 29 мартында, Татарстан поселогы үзәгендә Кенәз  мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә " Наркотикларга-юк!!!"акциясе уздырды.   

Авыл җирлекләре эшчәнлеген өйрәнү дәвам итә. Чираттагы семинар Түбән Суыксуда узды. Җирлек башлыгы Флюр Ихсанов җирлекнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.

Алдынгылар слетында шәхси хуҗалыкларында күпләп мөгезле эре терлек асраучы һәм алардан күпләп сөт савучы гаиләләр саву аппаратлары белән бүләкләнгән иде. Иске Абдул авылыннан Гариповлар – шундыйларның берсе.

Түбән Суыксу урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды  Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Игътибарлы бул, машина йөртүче!" акциясе үткәрделәр. 

Комсомол мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы Семиволкова  Елена география буенча региональ Олимпиадада катнашты һәм  III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International