Бердәм "Экологик дәрес»үткәрделәр.

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

«ЭКОВЕСНА» акциясе кысаларында Шилнәбаш авылы китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тополек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Экологик дәрес»үткәрделәр. Авыл китапханәсе мөдире Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы экология темасына әңгәмә оештырды,  «Балык ничек диңгезне коткарган » дигән   экологик әкият тәкъдим итте, балаларны язучы В. В. Бианканың табигать турындагы  китабы белән таныштырды. Балалар "Кырмыска өенә ашыга" дигән әкият эчтәлеге буенча табышмакларга җаваплар таптылар. Мәдәният йорты директоры Пономарева Анжелика Николаевна балаларга «Тылсымлы урман» турында сөйләде, балалар белән «Мөмкин – ярамый» уены оештырды, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Маратаева Мария Михайловна флешмоб үткәрде,дип яза авыл китапханәсе мөдире Н. Бариева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International