"Янгыннарны кисәтү чаралары"

2019 елның 29 марты, җомга

  Март аенда,Тукай муниципаль районы «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге    хезмәткәрләре, ЭПУ Челныгаз һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә  Кече шилнә, Түбән Суыксу, Мәләкәс һәм Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүче  күп балалгаиләләргә ,  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның  өйләрендә булдылар.  Белгечләр гражданнарга электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар, газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерделәр, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлләр  турында аңлаттылар. Барлыгы 64 күп балалы гаилә, 205 ялгыз һәм   өлкән яшьтәге гражданнар янында булдыла.Чараның  төп максаты гадәттән тыш хәлләрне  кисәтү, янгын вәзгыяте һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү ,   социаль хезмәт күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International