ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Комсомол поселогы китапханәсе мәдәният  йорты  хезмәкәрләре белән яшьләр өчен" Алкогольсез Россия -безнең уртак эш" дигән  кичә уздырды. Кичәдә яшьләр фикер алыштылар, куркыныч афәттән  саклану чараларына тукталдылар,алкоголь һәм наркотикларның ничә мең кешенең гомеренә зыян салу турындагы саннарга күз салдылар.  
Калмаш авыл китапханәсендә "Наркотиклар сәламәтлегебезгә зыян сала" дигән  китап күргәзмәсе оештырылды. 

Кичә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры "Гиндукуш" музеенда булдылар. Музей залларын бик тәэсирләнеп карадылар. Татарстанның халык артисты Хамматуллин Хафиз Хәниф улы кунаклар китабына рәхмәт сүзләре белән бергә шундый юллар язып калдырган: "Рәсемдә яшьләр, күземдә яшьләр.. Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!!!". 
Резеда Якупова

  20-21 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – Яңа поселогының урман аланында район авыллары яшьләренең беренче форумы үтте. Яшьләр форумына район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.
 


Хәтер көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясе уздырган «Хәтер шәме» акциясенә Сәет авылы халкы да бик теләп кушылды. 21 июнь кичендә авыл йортларында электр уты сүндерелеп, тәрәзә төпләренә янып торучы шәмнәр куелды.  
 «Шәфкать» үзәге каршында оешкан    «Бригантина»  агитбригадасы  "Забава"лагерендә "Без сәламәт яшәү юлында!" дигән театралләштерелгән чара күрсәттеләр,ял итүчеләр бу чарада бик теләп катнаштылар. 
 Шильнебаш мәктәп каршында эшләп килүче "Забава" ял лагере балалары Ижевск шәһәренә экскурсиягә бардылар , зоопаркта булдылар .

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International