ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бәтке авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергә  «Алые паруса»балалар лагерендә " Бөтен тормыш бер мизгел" дигән чара уздырдылар. Бу язучы А. С.   Пушкинның 215еллык  юбилеена багышланган иде. Укучылар арасында  аның әсәрләре буенча   викторинаһәм рәсем күргәзмәсе  оештырылды .  120 кеше катнашкан бу чара  барысына да    якын иде. 

Узган атнада район  социаль хезмәткәләр  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чарада  социаль хзмәткәрләр, пенсия фонды хезмәткәрләре һәм пенсионерлар катнашты. Үз эшләрен яратып башкаручылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде(Исемлек бар)  Шулай ук истәлекле бүләкләргә лаек булучылар да күп иде. Хезмәткәрләрнең бу чарасы  концерт программасы белән үрелеп барды

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге  секретаре Хаҗиев Васил Гариф улы  партия исеменнән  Кече Шилнә авыл җирлегенең Ильбухтино клубына  спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.
Милли көрәш буенча, районда үткән Сабан туе бәйрәменең Баш батыры( җиңүчесе )булып Иске Абдул авылынннан Ришат Шарипов табылды. 
Мусабай Завод мәктәбеннән Айгөл Шәйхиева бик югары күрсәткечкә иреште – ул география  фән буенча 91 балл җыйды. Район буенча уртача балл 79 булды. Рус әдәбиятыннан исә Калмаштан бер укучы имтихан тапшырды. Ул республика күрсәткеченнән бераз арттырып, 56 балл җыя алды.

Югары Байлар авыл китапханәсендә “Минем рәсемнәрем” шөгел клубы членнары белән наркоманиягә каршы “Упкынга илтүче юл” дип исемләгән рәсем конкурсы үтте. Әлеге шөгел клубына балалар бик теләп йөриләр.

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"Шәфкатьлелек  дәресе"  дигән чара үтте.   Бу чарада  Мамадыш районы "Нажеңда" ятимнәр йортында  тәрбияләнүче балалар өчн  волонтерлар  уенчыклар,киемнәр,кирәк-яраклы әйберләр җыю буенча эш алып бардылар.

Шильнебаш авыл җирлегендә дә Сабан туйлары  гөрләп үтте. Урман аланы 600 дән артык кешене үзенең кочагына җыйды. Төрле ярышлар, уеннар, бүләкләүләр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды,соңыннан  кунакларны татар халкының милли  тәм-томы чәк-чәк  белән сыйладылар.

Яңа Бүләк авылы балалар бакчасында “Сау бул бакча!” дип исемендәге озату кичәсе уздырылды. Чараны оештыруда авыл китапханәчесе Мингалиева Зөлфия Язкаровна актив катнашты.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Катнашучылар арасында Борды мәктәбеннән   Фазлыев Ленар(педагог Фардеева Н. В.),Күзкәй мәктәбеннән  8 класса укучысы Салихова Эльвира(педагог Валеева Л.М.) ,  да бар иде. Алар уңышлы гына чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International