ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
4 июньдә үткән чарада Дәүләт Советы председателе Фәрид  Мөхәмәтшин  кулынннан Мусабай Завод авылыннан  социаль хезмәткәр  Миннехуҗина Лилия Наиф кызы "Авыл халкына  үзенең зур ярдәмен күсәтүе өчен" дигән Мактау  хаты кабул итте.
Кичә,9 июньдә булып үткән эшлекле понедельник киңәшмәсендә  муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы "Сабан туй-2014" үткәрүдә булышкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. 
 
А.С. Пушкинның туган көнен Теләнче-Тамак авылы  "Ак чәчәк" балалар бакчасында да билгеләп үттеләр. Алар аның  тормыш юлы белән таныштылар, балалар яратып тыңлый торган "Балыкчы һәм  балык" әкиятен карадылар.  
9 июнь көнне "Балкыш" лагере эшли башлады. Анда 7 яшьтән   14 яшькә чаклы 60 бала ял итәчәк. Программа төрле: уеннар, биюләр, төрле шәһәрләргә экскурсияләр, бассейн, очрашулар, әлбәттә  тәмле итеп ашау! Яңа танышлар, матур мизгелләр, балачак иле,якты хыяллар дөньясында  яшәү булачак! 
Авлаш авылында  тыл ветераны,үзенең 90 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтүче Семенова Федора Васильевна яши. Бу күркәм   туган көннәре белән аны котларга район башлыгы урынбасары Әхметова Л.Х һәм Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Закиров Р. И.  килделәр,Федора әбигә исәнлек, тыныч картлык теләделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар. 

3 июнь көнне Калмия авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Сәгъдиева Мәмдүхә әби Миннегәрәй кызы    95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны тәбрикләүгә район башлыгы урынбасары Әхметова Л. Х. барды.   

 Мәмдүхә әби  үз чорының барлык кешеләре кебек үк ачысын-төчесен күргән, ләкин тормыш сынауларына бирешмәгән акъәбиләрнең берсе. Аңа исәнлек, тыныч  көннәр,балалары , онык-оныкчыкларын сөеп, бәхетле картлык кичерүен телибез !
3 авыл җирлеге (Иске Абдул, Новотроицкое, Әҗмәкәй) Грант оттылар
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезәткәрләре  җәйге каникуллар өчен "Наркотиксыз яшәү" дигән айлык кысаларын истә тотып,профилактик  чаралар үткәрә тора.  «Бригантина» агитбригасы Калмия һәм Кече Шилнә  мәктәп яны    ял   лагерләрендә ендә чыгыш ясады.анда 78   бала катнашты.  

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
 Шильнебаш авылында  әдәби  кичә  «Пушкин – солнце русской поэзии»
Бәтке авылында үткән Сабан туе җыр-биюләр,уеннар,ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча  урынбасары Исаев Р. Р. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International