ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Район башлыгы Васил Хаҗиев та татар көрәше батыры исемен лаеклы йөрткән Раббани аганы Сабан туе алдына чакырып тәбрикләгәндә шул бәйгеләрне искә алды. Ветеранга җылы рәхмәтләрен җиткереп, батырга булган традицион бүләк – тәкә һәм көнкүреш техникасы тапшырды. Раббани аганы республикада да яхшы беләләр, онытмыйлар. Быел аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да бүләге – исемле сәгать тә тапшырылган иде.
Рәсәй көне  уңайдан Комсомол   авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә  чара узды , Росссия тарихы буенча   викторина узды,укучылар  сорауларына тулы, төгәл җаваплар бирделәр.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
12 июнь-Россия көне. Әлеге көн — дәүләтнең иң зур бәйрәме. Илдә һәрвакыт тынычлык, иминлек булсын.

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре "Антитеррор. Безопасность для детей» дигән  чара уздырдылар." Взрывы в общественных местах», «Похищение людей», «Захват заложников» һәм  «Ложный вызов» дигән  мини-дәресләр уздырдылар  

"Балкыш" лагеренең тантаналы ачу көнендә район аппарат Советы җитәкчесе Асхәдә Зиатдин кызы һәм  башкама комитет җитәкчесенең  мәгариф буенча урынбасары Рамил Робер улы катнашты, алалр балалага яхшы яллар,сәламәтлек теләде,ә балалар үз чиратында матур итеп  концерт   күрсәтте.

9 июнь көнне Мусабай Завод мәктәбе каршында эшләп килүче  лагерь  балалары Чаллы драмтеатрына барып, “Ак тычкан” дип исмеләнгән әкият карап кайттылар.

Бүген,11 июнь көнне,Казан шәһәрендә үткән  Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ,Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәре Зарифуллина Гөлия Гәрәфи кызы   "Иң яхшы  социаль хезмәт күрсәтүче" республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасыда катнашты.  
Сабан туе, иң беренче чиратта, игенчеләрне олылау бәйрәме. Электән үк шулай булган – кырда язгы эшләрне тәмамлап, печәнгә керешкәнче, бер-ике көн тын алганда, игенче сабан бәйрәмен үткәргән. Мәйдан түрендә һәрвакыт икмәк үстерүчеләр торган. Районда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары традиция буенча быел да бәйрәм башында ук мәйданга чакырылды.
Тукайлыларны һәм килгән кунакларны шулай ук Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ,   шәһәр мэры Васил Шәйхразиев  ,районның эре инвесторы Илшат Фәрдиев  котладылар
 
Июньнең  өченче  якшәмбесе безне нинди истәлекле дата белән бәйләгәнен күпләр белә. Бу  көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тормышта медицинага эше төшмәгән кеше гомумән юктыр ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International