ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Районда Сабан туй бәйрәмнәре гөрләп узды
Район Сабан туенда  “Якты юл” газетасы үткәргән “Автоледи” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.  
 Борды һәм Җәйләү  авылларында  Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм   прогаммасын Яр Чаллы шәһәрененнән    Инзиля Мубаракшина, Зөлфия Жиган, халык исемен яулаган     “Борды”фольклор ансамбле һәм   республиканың кряшен чибәре  Елена Чулакова алып бардылар.
  Иштеряк авыл Сабан туенда Нижнекамск шәһәреннән Илһам  Хисматуллин җитәкләгән  төркем  катнашты.  Сабан туйның  абсолют  батыры булып   Ильфат Вахитов калды.
  Новотроицкое һәм    Куперле   авылларында Сабан туйлары гөрләп үтте. Анда уеннар ,ярышлар, җырлар , биюләр белән бергә  шәфкать туташларын,яңа туган сабыйларның гаиләләрен ,юбилярны дә тәбрикләделәр.  Быелгысы елда  бу җирлектә 29 сабый дөньяга аваз салган
  Комсомолец поселогында  Сабан туй бәйрәме  җирлек башлыгы  Сурова Ольга  Викторовна, һәм мәшъгүллек үзәге директоры Сиврюк Татьяна  Николаевна  котлавыннан башланып китте.    Уеннар белән берлектә , кыр батырларын ,хезмәт алдынылыларын, юбилярларны һәм туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тәбрикләүләр  дә  булды.
Мәләкәс авыл җирлегендә узган Сабан туенда-  көрәштә җиңүче булып  Леонтьев Вячеслав калды.
Бөтен Россия «Селигер 2014»яшьләр форумы яшьләрне берләштерә торган ,кыр шартларында үткәрелә  торган чара. Ул талантлы булган Россия Федерациясенең  барлык төбәкләрннән булган 18 дән 30 яшькә чаклы  кешеләрне берләштерә. Аның өчен түбәндәге сайт буенча теркәлергә кирәк,үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән: www.forumseliger.ru  

               1.  Форум молодежных проектов  с 13.07.2014 по 20.07.2014  до 30.06.2014

2.  Форум молодежных проектов  с 20.07.2014 по 27.07.2014   до  04.07.2014

3.  Форум «Россия в центре»  27.07.2014 по 03.08.2014  до 13.07.2014

4.  Гражданский форум  03.08.2014 по 10.08.2014  до 20.07.2014

 

"Робинзон" лагере ябылды. Ул зур концерт программасы белән оештырылган иде. Лагернең ябылу тантанасында  балалага истәлеклә бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырылды.

                     Княз авыл җирлегендә Сабан туе гөрләп узды. Анда кыр батырларын, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләрне котладылар. Бәйрәм тантанасында башкарма комитет җитәкчесе   Асылгараев   Расим  Васимович , директор  ООО  СХП  Алмаз  Мифтахов  Зуфар,  авыл җрлеге башлыгы Тамара  Белова катнаштылар һәм  чыгыш ясадылар   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International