ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Калмаш авыл җирлегендә Сабан туе


30 май көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында районкүләм “Сабантуе гүзәле-2014” бәйгесе булып узды. Тамашада 6 гүзәл: Диләрә Мәвләветдинова (Биклән), Алия Асылмәрдәнова (Күзкәй), Чулпан Сафина (Иске Абдул),Әдилә Җиһангирова (Биклән),Илүзә Газизова (Яңа Бүләк) һәм Гөлшат Хәсаншина (Иштирәк) катнашты.

         


6
июнь, 2014 ел
җомга
  "Ромашка" балалар бакчасының зурлар төркеме  экологик  сукмаклар буйлап йөределәр. Алар   Челнинка елгасында   булдылар,кырларда -болынарда  ял иттеләр, Экскурсияне өлкән шәфкать туташы   Рахимова Зиля Миргасимовна һәм тәрбияче Юркина Галина Владимировна оештырды. 
8 июньсоциаль хезмәткәрләр көне. Моннан 25 ел элек –   районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә беренче адым ясала – пенсия идарәсе составында өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ачыла.

Районның хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Анда  Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов ,район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев , район үзәк больницасы наркологы Илдус Мусин ,юридик бүлеге башлыгы Альбина Гыйниятуллина ,  мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сания Сәйдәшева ,мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар . 

  Район Сабан туе 7 июньдә Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылы янындагы урман аланында була. Бәйрәм  сәгать 10.00дбашлана. Бәйрәм программасына хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын хөрмәтләү, татарча милли көрәш, ат чабышлары, спорт ярышлары, күңелле уеннар, район үзешчәннәре концерты кергән.   Авылларда Сабан туйлары 8-28 июньнәрдә уза. Аларны үткәрү графигын район сайтыннан (http://tukay.tatarstan.ru ) (Календарь) карагыз. 
 
 

11 июньдә Тукай муниципаль районы Советының XXIX утырышы була

 Утырыш 9.00 сәгатьтә  башлана.

 

 

  2 нче июнь көнне  "Салават күпере"  балалар бакчасы кунаклар каршы алды,аларга Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы "Березка" балалар бакчасы тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклашырга  килде. Безнең бу очрашулар алга таба да дәвам итәр дип ышанып калабыз.(Мрәс авылы, балалар бакчасы)

  10-нчы    Европа беренчелегенә үткән ярышларда    Россиянең җыелма командасы    13 медальгә ия булды: 6 алтын, 2 көмеш, 5 бронза һәм 8 ел  буе 20 ил  командалар арсындагы зачетта  Беренче урын!!!  Россия командасында  Татарстан Республикасыннан  Кустовская Александра  бар иде. Шәхси зачетта  Александра  бронза медалье ( ката ) һәм команда зачетында да  бронзага ия булды ( ката девочки)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International