ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга

 Яр Чаллышәһәренең сугыш ветераннары госпиталенең амбулатория медицина реабилитацияләү (сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен) бүлегендәТукай районы Солдат аналары  дәвалана. Әлеге шифаханәдә сугышчы-интернационалистларның ата-аналарына, тол калган хатыннарга бушлай медицина ярдәме күрсәтәләр.
Сугышчы-интернационалистларның ата-аналары белән очрашу бик җылы мохиттә үтте
 1988 елның 15 маенда Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгара башлау көне буларак тарихка кереп калды. Әлеге истәлекле көн уңаеннан район хакимияте ашханәсендә кайнар нокталарда хезмәт итеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның ата-аналары, туганнары белән очрашу булды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, әфган сугышы ветераннары катнашты.("Якты юл" газетасынды тулы язма) 
19 майда Шилнебаш мәктәбендә 4 класс укучыларын Татарстан Варислары сафына кабул иттеләр,бу пионер туган көн уңаен билгеләп үтү кысаларында башкарылды. 
 Мәләкәс мәктәбенең "Алмаш" балалар оешмасы членнары Республикада үткән  "Инициатива 2014" дигән балалар фестивалендә катнаштылар. Казан шәһәрендә үткән бу слетта  мәктәп укучылары  үләренең фикерләрен җиткерделәр,тәгъдимнәр белән чыктылар. 
 22 мая 2014  ел көнне Башкарма комитетның утырышлар залында  опекун һәм  уллыка алган ата-аналар белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Бу киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Әхметова Л. Х. , ЗАГС  бүлеге башлыгы,опека һәм  уллыкка алу бүлеге хезмәткәрләре ,  Татарстан РеспубликасыХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, район ның үзәк болҗницасыннан катнаштылар . Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: неблагополучие семьи, как фактор девиантного поведения детей; психология детей в подростковом возрасте; ответственность законных представителей по воспитанию и содержанию своих подопечных. 
2014 елның 20 маеннан  Татарстан   Республикасында "Наркотикларларсыз яшәү " айлыгына старт бирелде. Шул айлык кысаларында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре , район үзәк шифаханәсенең врач-наркологы,югары квалификацион категриягә ия булган   психотерапевт  Мусина Ильдус Нагимович , укучылар,авыл яшьләре  катнашында "Наркотикларга,юк!" дигән  чара уздырдылар.  Анда     «Юность» клубы яшьләр берләшмәсе  мавыктыргыч итеп чыгыш ясады.   
  «Лебедушка»  балалар бакчасы һәм Татарстан поселогы китапханәсе  белән берлектә "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән чара узды. Бу  чарада ата-аналар һәм ГИБДД башлыгы Шамил Ганиев  катнашты.  

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
21май көнне Биклән мәктәбендә 2класс укучыларының ата-аналары  өчен  җыелыш узды. «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолог ы Фомина Е. В. ата-аналар каршында " Балигъ булмаганнар арасында суицидлар  булдырмауны кисәтү йөзеннән"  лекция укыды,чарада 60 кеше катнашты.   

22нче апрель көннеТүбән Суыксу мәктәбендә күренекле  шагыйрь, язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу  очрашуда укучылар И.Ибраһимов иҗаты белән якыннан таныштылар, “Казан утлары”журналы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Княз мәдәният йортының "Объектив" агитбригадасы "Алмаз" авыл хуҗалыгы предпреятиясенең җәйге лагерендә эшләүче терлекчеләр янына концерт программасы белән барды. Терлекчелэр дә аларга кушылып җырлады, биеде. Концертта Рәзинә Аитова, Сергей Белов , Сергей Захматов , Тамара Тузеева, Раузалия Габдуллиналар катнашты. Терлекчеләр аларның килүен кабат к көтеп калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International