ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” Республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5 000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде. Бу конкурста Новый поселогыннан  Салахова Илвина Маратовна катнашты. 

21
май, 2014 ел
чәршәмбе

21 май көнне Теләнче Тамак авыл китапханәсендә  “Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә” дип исемләнгән, Советлар Союзы герое, Казаклар авылы егете  Нурми Шариповка багышланган чара узды. Кичәне китапханә мөдире Мухамадиева Фәния, тарих укытучысы Яхина Рузилә һәм мәктәп укучылары  әзерләделәр. Тамашачылар итеп район китапханәчеләре һәм балалар бакчасы балалары чакырылды.

Һәр ел да үткәрелә торган Халыкара Кенгуру математик уенында катнашкан барлык укучыларга да сертификатлар кайтты. Ә 8нче класс укучысы Сагитова Алсу регионда 3 урын яулады, диплом һәм бүләк белән бүләкләнде.
Районда маллар өчен барлыгы 32 җәйге лагерь бар. Бүгенге көндә терлекләрнең барысы да җәйләүләргә күчеп бетте. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә. 
Казанда WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионатны үтте. Бу чемипионаттта  районнан  Бәтке, Мәләкәс, Түбән-Суыксу мәктәпләреннән укучылар катнашты 
16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең ПЧ-56 янгыннан саклану бүлекчәсе горнизонында Яшь янгын сүндерүчеләр арасында ярышлар узды. Бу ярышлардаКруглое Поле мәктәбекомандасы җиңеп чыкты.,призерлар:МБОУ «Комсомольская СОШ»  һәм  МБОУ «СОШ п. Новый».
Муниципаль районның үз Гимны барлыкка килде.(проект)Аны районның танылган шагыйрәсе Сәетгәргева Рәзинә Гәбделбәр кызы иҗат итте. Көе һәм сүләре дә -аның үз иҗаты. 
 Комсомол мәктәбенең 4 класс укучысы Зиннурова Зарина ""Мин хәзерге заман укучысы" дигән Бөтенроссия бәйгесенең "Тәбигать матурлыгы" һәм "Мин спортны яратам"  номинацияләрендә җиңеп ,диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе    Зиннурова Н.Н. 
Боерган авылында "Дуслык аллеясе" шаулап үсәр, яшьлек дәвам итәр.
 Тукай районы ветеран-спортчылар Казан шәһәрендә үткән ярышлардв уңышлы гына чыгыш ясадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International