ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2014 ел
дүшәмбе

24 май көнне үткән "Күңелле ярышлар" бәйгесендә районның  төрле оешмаларыннан профсоюз членнары  катнашты. Күңелләре күтәренге бу тынмас җаннар арасында түбәндәге кешеләр  бар иде  :Җиһангиров  Артур Ринат  улы  ( районның юристы ), Фәрдеева Миләүшә Хәйдәр кызы  (район шифаханәсенең шәфкать туташы, Вазеева Айдылу Дефар кызы ( яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге ), спорт мәктәбеннән: укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәләхова Әлфира Фәйзерахман кызы ,инструктор- методист Гаязова Эльвира Фәрәхетдин кызы ,тренер-укытучы Шундрин Анатолий Вячеславович .  

 

  Кнәз мәктәбенең 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 10 укучысы, Борды мәктәбеннән 1 укучы май башында мәшгульлек үзәге аша килешү төзеп эшкә урнаштылар. Алар барысы да ай ахырына кадәр эшләячәк. Кнәзлеләр мәктәптән тыш вакытта авыл җирлеге территориясендә җыештыру, чистарту эшләре алып бара.  
23 май көнне Комсомол поселогы мәдәният йортында район сәнгать мәктәбе укучыларының   концерты булып узды. . Чарада : вокаль  студия "Смайл"( җитәкчесе  Муллагалеева Л. З.), хореографик ансамбль "Вера"( җитәкчесе  Шарифьянова А. Н.), хореографик төркем    Комсомолец ( җитәкчесе  Гилязова Г. А. чыгыш ясадылар һәм  укучыларны ел буе ирешкән уңышлары өчен бүләкләүләр булды. 
  Биклән мәктәбендә   Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне   чыгарылыш класс укучыларының сыйныф җитәкчесе Алсу Мөбәрәкшина укучыларның 3 теләген үтәде.   
31 май-Бөтендөнья буенча тәмәке тартудан  баш тарту көне Шул уңайдан Комсомол поселогы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен"Аек акыл- бердәм эш" дигән чара узды.  

23
май, 2014 ел
җомга
  Күзкәй авылында  ветеринария пункты ачу тантанасында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш Ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев  катнашты һәм чыгыш ясады.  Әлеге чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, башка бүлек хезмәткәрләре һәм район оешмалары катнашты. 
Бүген Әҗмәкәй  авылында ФАП   ачу тантанасы узды.  Ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, башка бүлек хезмәткәрләре һәм район оешмалары катнашты.  Бәйрәгә  Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко  да килгән иде. Сегодня в Азьмушкино   торжественно открыли фельдшерско-акушерский пункт  . В мероприятиях приняли участие глава района Василь Хазеев, руководитель Исполнительного комитета Расим Асылгараев, работники других отделов и районные организации. Также на открытие ФАП   приняла участие  руководитель  управления здравоохранения г. Набережные Челны Елена Боенко
Иштирәк авылында гомер кичерүче Нуриәхмәтова Миңлезифа әби  Нуриәхмәт кызына әбигә 100 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Әхметова Люция һәм   Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Закиров Рөстәм килделәр.  Миңлезифа әбигә Люция Хаковна сәламәтлек, тыныч көннәр теләде,Россия Президент  Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән  җибәрелгән  котлау хатлары тапшырды. 
Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли. 8 (8552) 70-21-35 телефоны аша халыктан хәбәрләрне эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин кабул итә. Тәүлекнең калган вакытында хәбәрләр автомат режимда кабул ителә.
  
Район үзәк больницасында шәфкать туташы көненә багышланган үзешчән сәнгатъ конкурсы узды. Әлеге бәйгедә районның барлык шәфкать туташлары катнашты.  . Чара  район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова барлык шәфкатъ туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, әлеге авыр хезмәттә утыз-кырык ел эшләгән коллектив ветераннарына бүләкләр тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International