ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе
Хатын-кыз эшлэсэ барысында булдыра! .Новотроицкое авылы"Ромашка"балалар бакчасы хуҗабикәләре үз куллары белән бакча тирәсен төзекләндерделәр. Алар игәнәчеләр Андрей Георгиевич һәм Александр Анатольевич бүләк иткән штакетниклардан койма кордылар. Хатын-кызлар-молодцы, Игәнәчеләргә -рәхмәт!
Солдат озату кичәсе Княз авыл җирлегендә гадәткә керде. 

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Атналык киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне   муниципаль район башлыгы  Хаҗиев В. Г. алып барды. 

14 май көнне Яр Чаллы шәһәренең  Строитель стадионында 14 мәктәп  катнашында   1997 – 1998, 1999 – 2000 елгы яшьүсмерләр    арасында район Беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды.162 кеше катнашкан бу ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 

  

Княз мәдәният йортында "Шәхеризада" үзенең яңа программасын күрсәтте
19 майда пионер оешмасына 92 ел тулды.
Бу көн әйдаманнарга, балалар хәрәкәте остазларына гына түгел, ә бүгенге көнгә кадәр балалар оешмасында эшләүчеләргә дә бик якын һәм кадерле.
  Ул бала чакларында пионер булган өлкән буын кешеләренең дә күңелендә. Тукай районында балалар оешмалары белән эшләгән хезмәттәшләребезгә  , үсеп килүче буынны Ватаннарына тугрылык рухында тәрбияләүгә фидакарь, риясыз иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Аларга иминлек, нык сәламәтлек, озак елларга бетмәс-төкәнмәс көч телибез Бәйрәм белән сезне өлкәннәр!. 

7 мая 2014г. Яр Чаллы  шәһәренең ял паркында Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтү кысаларында  җиңел атлетика буенча район Беренчелеге һәм  Чемпионатына  ярышлар узды.  Ярышларда  76  кеше катнашты ,ир-атлар һәм егетләр2 км ,ә хатын-кызлар1 км арада йөгерделәр .Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 

Түбән Суык- Су авылы укучылары (7 нче класс ) әти-әниләре ярдәме белән Казанда экскурсиядә булып кайттылыр.
 Интернет-олимпиада
  

17.05.2014 көнне "Үзеңне күрсәт" дигән математика буенча интернет- олимпиада башланды. Декабрь аенда катнашкан 8нче сыйныф укучылары Вилданова Адилә, Валиева Рузилә, Калимуллина Илсинә, Отарбаев Эриклар бу интернет-олимпиадада тагын үзләренең белемнәрен сынап карыйлар.Уңышлар теләп калабыз аларга. (Укытучылары Гараева Р.М.)
16 май көнне  Яр Чаллы шәһәренең  янгыннан саклану  бүлекчәсе горнизонында Яшь янгын сүндерүчеләр  арасында  ярышлар узды. Бу ярышларда Кнәз мәктәбеннән   Белов  Владимир ,  100 метр каршылыклар куелган араны  тиз арада үтеп ,2 нче урынны яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International