18 май көнне гаилә көне уңаеннан Новый поселок мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче очрашу-кичә оештырдылар. Бәйрәм кунаклары 55-57 ел бергә иңне – иңгә куеп гомер итүче парлар : Семенов Николай абый белән Настя апа, Хәбибуллин Мәжит абый белән Хәлимә апа, Арифуллина Рауза апа белән Гыйлмулла абый , Хисамутдинов Каим абый белән Гәуһәр апа, Галлямов Изаил абый белэн Җәүһәрия апалар чакырылды. Очрашу чәй өстәле артында шигырь, җыр, биюләр белән үрелеп барды.
Ильбухтино авылында 19 май көнне экологик марафон уздырдылар.Бу башлангычта күп кеше катнашты, барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды.
Княз мәктәбе Бөтенроссия акциясе кысаларында «Спортивный лонгмоб Сочи 20-14» йөгерешендә катнашты һәм шуны оештыруга ярдәм иткән өчен Бөтенроссия акциясе җитәкчесеннән мәктәп Таныклык белән бүләкләнде. XXII кышкы Олимпия һәм XI кышкы Паралимпия уеннары уздыруга үз элешләрен керткән өчен укучыларга һәм оештыручыларга саләмәтлек теләде,
17 нче май көнне Круглое Поле мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары ярдәмендә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында “Аҗаган” хәрби –патриотик уены үткәрелде. Командалар тарафыннан төрле танып белү билгеләре , уенның юнәлеше эшләнелгән иде. Иң кызыгы флаг табу иде, аны “Яшелләр” клмандасы тапты. Укучылар физкультура һәм хәрби тематикага торетик материалны белү, сикерү, шаянлык үәм тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты.