Югары Байлар авылы оныклары бертуган Ильдар һәм Илгиз Мәүҗиевлар хәрби хезмәтләрен үтәп әби-бабаларын һәм туганнарын сагынып күрешергә кайттылар. Кунакка кайтучы егетләребез Армия хезмәтен үтәргә китуче Ильназ Нурмухаметов һәм Айдар Хаматзянов белән очрашып ,аларга үзләренең үгет – нәсихәтләрен бирделәр. Очрашуны авыл китапханәчесе Гөлсинә Хаҗеева оештырды.
15 май көнне гаилә көне уңаеннан ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Э.Р. Һәм Түбән Суык-Су авыл җирле башлыгы Сайфетдинов Наис Миргасимович Югары Суык-Су авылында яшәүче Мәгсүмҗан Һәм Миннегаян Миннебаевларның гаилә корып яшәүләренә 60 еллык юбилейлары белән тәбрикләргә бардылар. Юбилейлары белән котлап бүләкләр тапшырдылар.Миннебаевлар гаиләсе 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.