ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Район ветераннар Советы- Бөек Җиңүне каршылап күп эшләр башкара. 

5 май  көнне Тукай  муниципаль районы башлыгы Хаҗиев Вәсил  Гариф улы  рәислегендә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләле башлыклары,  эре шәхси эшмәкәрләр катнашында киңәшмә үткәрелде. Район  башлыгы  9 май бәйрәменә әзерлек, чисталык икеайлыгы вакытына билгеләнгән эшләр, язгы чәчүгә  кагылышлы темаларны яктыртып, җитәкчеләр алдында торган бурычларны атады, 

  Агафонова Елизавета Ивановнаны    90 яшьлек  гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы   Хаҗиев Василь Гариф улы,    Кече Шильнә  авыл җирлеге Башлыгы Харитонов Г. Н. .  килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды. 
Балалар иҗаты сокландыргыч булды! 

29 апрель көнне Җиңү бәйрәме уңаеннан  Мусабай Завод авылында оештырылган “Сыналган сабырлык” исемендәге очрашу - кичә узды. Чара сугыш кырларын кичеп, безгә җиңү алып кайткан Мәрьям апа Солтановага багышлап оештырылды.  Кичә олы кызы йортында, китапханә мөдире Тәхәвиева Флүзә оештыруында һәм алып баруында  узды. Якты бәләкәй генә  кунак бүлмәсе кунаклар, туганнар  белән тулды. Күзләр медаль-орденнарын таккан, ак яулык бәйләгән Мәрьям апада булды. Күңелләребез белән хәтере яхшы булуына хәйран калып, сокланып утырдык. 

 Казан шәһәрендә "Ялкын" журналы үткәргән  мастер-класс "Шигрыять"  кичәсендә Кече Шилнә мәктәбеннән "Садриева Резеда һәм татар теле һәм әдәбияте укытучысы  Исламова З.Н.  катнаштылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
 Тлянче- Тамак мәктәбенең   8 класс  укучысы Юсупова Айсылу у XV Республикакүләм  эзләнү эшләре буенча фестивальдә катнашты һәм     «Химия» юнәлешендә  II дәрәҗә  диплом   белән бүләкләнде(Җитәкчесе  – Ризатдиноа Г.З.).
 Апрельнең соңгы көннәрендә Тлянче-Тамак , Яна Буляк  ,Түбән Суык-Су,  Сәмәкәй,Иске-Абдул ,Калмаш, Новотроицкое мәктәбе укучылары ЯАҖ «Чаллы-Икмәге»нә экскурсиягә бардылар.  Укучылар  ипи пешерү серләре  белән таныштылар,яңа пешкән ипи ,пряникләрне авыз иттеләр. Аларның  "Тортугалия" бару хыяллары тормышка ашсын   , дип телисе генә кала.   
1 Май бәйрәме  көнне Иске Абдул мәдәният йорты  каршында   үзешчән артистлар зур концерт күрсәтте,җырлар,биюләр  тынып тормады.    Халык бик яратып кабул итте. 
Районның "Ак калфак" хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы  чираттагы җыелышын үткәрде. Түгәрәк өстәл артында хөрмәтле ханымнар киләчәккә планнар кордылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International