ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

"Гиндукуш" музее  1-7 класслар арасында "Язгы елмаю" фотоконкурсы игълан иткән иде

--
Резеда Якупова

Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында егетләргә хокукый яклау күрсәтү һәм аларның хокукларын тәэмин итүне үтәү максатында “кайнар линия” ачылды, ул 25 майга кадәр эшләячәк. ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республиканың хәрби комиссариат вәкилләре, ТРның Дәүләт Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасының хокукый мәсьәләләр һәм төбәк буенча үзара элемтә комиссиясе һәм яшь юристлар союзы әгъзалары төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр. Консультацияләр 8(843)236-40-17, 236-40-98, 236-40-62 телефоннары буенча биреләчәк. 

Чаллы шәһәрендә Бөтенрәсәй мөселман яшьләре арасында армспорт ярышлары булып узды. Мусабай Завод  мәктәбе  укучылары : Хайруллин Риназ һәм Хайрутдинов Рамазаннар үз яшьтәшләре арасында гына түгел, ә зурлар арасында катнашып, яхшы гына чыгыш ясадылар.  Хайруллин Риназ призлы 3 нче урынга лаек булды, Грамота,  медаль һәм акчалата бүләккә ия булды. Җитәкчесе Калимуллин Ф.Г.

"Бию хисләрендә" дигән  республика  фестиваль-конкурса катнашып  Мәләкәс мәктәбенең    "Яшьлек"  бию төркеменең кечкенәләр  ансамбле   III  дәрәҗәле   лауреат булды (Җитәкчеләре  Солдатова Татьяна Павловна) . 

Учащиеся Князевской средней школы стали победителями Республиканской акции "Мин татарча сөйләшәм!" и награждены Дипломом МО и Н РТ и сертификатом на получение подарка.

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында пенсионерлар арасында III Спартакиада үткәрелде.Пенсионер апа-абыйлар үзләрен җиңел атлетика (ир-атлар өчен 400 метр, хатын-кызлар өчен 200 метр), урыннан басып озынлыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, шахмат уйнау, пневматик мылтыктан ату, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә сынап карадылар.

1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Комсомол мәктәбендә"Кайда? Нәрсә? Кайчан ?"    интеллектуаль уен  уздыру  гадәткә керде,аны оештыручы биология һәм химия фәне укытучысы  Юнусова Г.Л. һәм ярдәм итүчесе физик   Якушева В.Н.  Быелгы уенда"Ел белгече" дигән исемгә    10 класс укучысы  Сахипгараева Владлена лаек булды. 
29 апрель көнне Кнәз мәктәбенең һәр классында  "Без бергә" исемле "Парламент дәресләре 2014"үтте. Класс сәгатьләрендә укучылар укытучылар белән бергәләп Кырым буенча сәяхәт кылдылар, Россия һәм Кырым кушылуның әһәмияте, файдасы, тискәре яклары хакында сүз алып бардылар
 Республика бәйгесенең төбәкара "Аҗаган"  уеннарында  Княз мәктәбенең  «Отвага» төркеме 2 урынны яулады,ярышларда Түбән Кама ,Алабуга  Минзәлә,  Яр Чаллы  төркемнәре  катнашты.   Төркемнең җитәкчесе Белов Виктор Иванович 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International