ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
Актаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда 50 команда составында барлыгы 416 көрәшче көч сынашты. Районыбыз данын ярышларда Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов, Мәләкәстән Артем Артемьев, Станислав Адамов, Круглое Поле поселогыннан Дмитрий Әгълиуллин, Теләнче Тамактан Раушан Зарифуллин һәм «Татарстан» совхоз поселогыннан Илназ Гайнетдинов яклады

25
апрель, 2014 ел
җомга
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда 24 апрельгә район буенча 16 мең гектар җирдә дым каплатылган, 5 мең гектар күпьеллык үлән, 1 мең 650 гектар уҗым тырмаланган. Сабан культураларыннан 150 гектар мәйданда арпа чәчелгән. Алдынгылар исемлегендә шул ук Сәйдәшев исемендәге, «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары, «Кама» агрофирмасы һәм тагын берничә хуҗалык. Төрле сәбәпләр аркасында фермерларда язгы кыр эшләре әлегә акрынрак бар(Тулы язманы "Якты юл" газетасыннан карагыз)
Күптән түгел Малайзиянең мөселманнарның ничек яшәве турында фильм әзерләүче телевидение журналистлары төркеме районның Боерган авылында булып, халыкның яшәү шартлары белән танышып китте. Журналистлар шулай ук авылның мәчетенә дә керделәр. Аннары эшмәкәр Айрат Арслановның «Ихластан» дип аталган җитештерү предприятиесендә булдылар.
Узган атнада Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Татар кызы – таң йолдызы-2014» дип исемләнгән V төбәк бәйгесенең финалы гөрләп үтте. Әлеге мәртәбәле бәйгедә райондашыбыз – Иске Абдул кызы Чулпан Сафина җиңү яулады.
Ә  күчмә калфакны һәм Гран-прины районның Калмия авылыннан автомеханика техникумында укучы Алия Шакирова яулады.

  Котлыйбыз ,кызлар!!!!!
  Княз мәктәбе укучысы  Загрутдинова Лейсан  «Живая классика» дигән IIБөтенхалык  шигырь сөйләүчелр бәйгесендә катнашты һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Укытучысы  Мәхмутова А. А.   
Княз мәктәбе укучылары инвалид балаларның "  Без бердәм булганда -күп эшләр башкарабыз"   дигән район фестивален үткәрүдә булышттылар. Аларга  "Шәфкать" үзәге психологы Абрамовой О.Н ярдәм итте. 
В рамках декады, посвященной творчеству Г.Тукая среди учащихся 4-5 классов, прошла игра "Бэхетле очрак" "Тукай безнен кунеллэрдэ". Игра прошла интересно, увлекательно. Победила команда 5-го класса "Зирэклэр".
Мусабай Завод мәктәбендә  сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу булды. Мәктәпкә килгән кунаклар үзләренең балачаклары турында сөйләделәр, хәзерге заман балалары белән үзләренекен чагыштырдылар. Кунакка килгән апа-абыйларга мәктәбебез укучылары: Вилданова Камилә һәм Калимуллина Илсинә моңлы җырларын, башлангыч сыйныф укучылары эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. .
 "Березка"балалар бакчасында Новый поселогы мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылары  "Кәҗә белән Сарык"  әкиятен күрсәттеләр,,җырладыла ,Тукай  шигырьләрен сөйләделәр.  
   Балалар бакчасының хәзерлек төркемендә "Герой шәһәрләр"   белән танышу, бакчаларга бирелгән  яңа техник җиһазлар ярдәмендә алып барылды. Сугышка чаклы, сугыш вакытында һәм хәзер  шәһәрләр ничек булу турында әңгәмә алып барылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International