Президент Указы белән илнең дәүләт бәйрәмнәре календарена яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне кертелде, без аны икенче ел инде 21 апрельдә билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм көнен сайлап алу 1785 елның тарихи фактына туры китерелә. Бу көнне әби патша Екатерина II Россия империясе шәһәрләренә льготалардан файдалану өчен Жалованье грамотасы булдырган, ул җирле үзидарә турында Россия законнарын үстерүне башлап җибәргән.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә 18 апрель көнне 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр халыкка үзәкләштерелгән система аша хәбәр итү булачак.Моның өчен урамда сиреналар кычкырту, телефон аша СМС хәбәрләр җибәрү кулланылачак. Сирена кычкырганда курка күрмәгез! Бу гадәттән тыш хәлләр министрылыгының халыкны өйрәтүе генә булачак.
Россиянең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан "Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.
Россия почталары хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга, алар адресына котлау открыткалары яки аларны котлап хат җибәрергә тәкъдим итәләр. Моның өчен почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә маркаланган открытка яки бәйрәм тематикалы конверт алырга һәм "исемсез" ветеранны котлап үз теләкләрегезне язарга кирәк.