18 нче апрель көнне Шилнәбаш авылы балалар бакчасы «Тополёк»та авыл китапханәсе белән берлектә Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтү кысаларында исемле әдәби -музыкаль кичә үтте. Элеге кичэдә китап күргәзмәсе оештырылды , "Шүрәле ","Ялкау маэмай " "әсәрләре сәхнәләштерелде,Тукайның «Кисекбаш» әсәреннән эзекләр күрсәтелде,аның ижаты турында сөйләнде.
Габдулла Тукайның тууына 128 ел булу уңаеннан Круглое Поле «Юность» мәдәният йортында китапханә белән берлектә әдәби - музыкаль кичә узды.Элеге кичәгә укучылар шигырьлэр ятлап,рәсемнәр ясап килделәр.”Су анасы" эсәрен тыңладылар,Тукай ижаты турында тәрле сорауларга жаваплар бирделэр,жырлар башкакрдылар.Кичәдә «Голубой вагон» балалар бакчасында йөрүчеләр Пименова З.һәм Шакировой А. матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кичә "И туган тел" жыры белэн тэмамланды.
16 апрель көнне п.Новый авыл китапханәсе мөдире Шарапова Ландыш Җәүдәтовна язучы, халык күңеленә кереп баручы, биш китап авторы, Зифа Кадырова белән очрашу оештырды. «Аның хәтере – аның үз тарихы» дип исемләнгән чарага район китапханәчеләре, мәктәбе укытучылары һәм укучылары, китап сөючеләр чакырылган иде.
17 апрель көнне Түбән Суык-Су авыл китапханәсе мөдире Арсланова Оркыя Камаловна “Сугыш урлаган яшьлегем” исеме астында, сугыш чорында туып -үскән, балачаклары, яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән авылдашлар белән очрашу кичәсе уздырды.