Хөрмәтле коллегалар! Районыбыз данын яклап "Татар кызы-Таң йолдызы-2014"конкурсында катнашучы Иске Абдул кызы Сафина Чулпан өчен тавыш бирергә чакырабыз. Моның өчен ссылкасы http://m.chelny-izvest.ru/competition/75 буенча керергә кирәк. Тавыш бирү 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
31 нче март көнне Мусабай -Завод мәктәбендә “3 чиректә өлгереш нәтиҗәләре. 4 чиреккә төп бурычлар,9,11класс укучыларын ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерләү буенча укытучылар коллективының, класс җитәкчесенең укучылар һәм ата-аналар белән эшчәнлеге” темасы буенча педсовет үтте. Март аенда район күләмендә үткәрелгән сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре буенча зур сөйләшү булды.
| |