ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2014 ел
шимбә
6 март көнне Түбән Суык-Су авылы   "Ак каен" балалар бакчасынды  Тукай үзәк шифаханәсе    педиаторы   Шарафутдиновой Л.В.,  67 балага  медицина тикшерүе уздырды һәм сәламәтләндерү өлкәсендә былтыргыга караганда  уңай яктан үсеш барлыгын  билгеләп үтте.
 Сәмәкәй мәктәбендә    башлангыч класс укытучыларының район семинары булып узды. Ул "Системалы-эшчәнлекле якын килү шартларында заманча дәрес проектлаштыру" темасы астында үтте. 

7
март, 2014 ел
җомга
 Борды мәктәбендә профориентация айлыгы кысыларында Кукмара муниципаль районың ГБОУ СПО «Лубянский лесотехнический колледж» техникумы укытучылары белән очрашу үткәрелде. Укытучылар 9,11 нче сыйныф укучылары алдында профессияләр буенча чыгыш ясадылар.
6 март  көнне Бәтке мәктәбендә  рус теле  һәм  математика укытучылырының семинары узды. Семинар эшчәнлегендә мәгариф бүлеге  мөдире урынбасары Шакирова Винера Мөбәрәк кызы һәм  информатик -мәгълуматы үзәк хезмәткәрләре канашты.

 2 март 2014 елда бермандатлы огругларда сайлаулар булып узды.    5 мартта авыл  җирлеге Советы утырышлары узды.  Шуларның нәтиҗәсе  буенча карарлар кабул ителде һәм авыл  җирлеге Башлыклары  билгеләнелде.

Бүген Халык- ара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан администрациянең  утырышлар залында  Совет һәм Башкарма комитет  карамагына кергән бүлекләрдә эшләүчеләрне  тәбрикләү тантанасы булды. Бәйрәмдә тәбрикләү сүзе белән район Башлыгы Васил Гариф улы, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы, профсоз рәисе Гөмәр Гайнулла улы  чыгыш ясадылар, җылы эчтәлектәге котлау сүзләре җиткерделәр. 


Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнгә сихәтлек, өйләргә иминлек алып килсен.
 Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналар өчен"Күнелләрдә һәрчак яз булсын" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды.Бу үзәкә эшләүче хезмәткәрләр балалар белән берлектә концерт куйдылар.
   8  марта Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан  Кнәз мәдәният йортында   «Вы  прекрасны,  женщины  России!» дигән бәйрәм концерты булды.Бәйрәмдә җылы эчтәлектәге котлау белән авыл җирлеге башлыгы     Белова  Тамара  Ивановна һәм  ветераннар  советы председателе    Волков  Александр  Николаевич котладылар,соңыннан килгән кунаклар матур итеп ял иттеләр.
 Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды,ул  гаилә хәле төрле  булган , 28  бала катнашуында узды.Төрле юнәлештә бәйгеләр уздырылды, «Моя прекрасная леди"дигән бәйге җиңүчеләренә медальләр тапшырылды. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International