ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга

Музей "Гиндукуш" посител Российское творческое объеденение ветеранов г. Ростова на Дону
с целью съемки материалов для создания документального фильма про афганскую войну. Кадры снятые в нашем музеи и около памятника "Памяти павших за Отечество" будут вкючены в документальный фильм "Право на возвращение-2".
--
Резеда Якупова


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
28 февраль көнне  Шилнәбаш командасы Яр Чаллы шәһәрең МАОУ «Гимназия 76» дә инглиз телендә   узган  «English Challenge" дигән  ярышта катнаштылар,бу ярыш   «Наше наследие»фонды ярдәмендә оештырылган 


"Конверттагы зарплата" ышаныч телефоны "
Мәләкәс мәктәбе укучылары елдагыча     "Балкыш - 17" балалар  сәнгатьфестиваленең сайлап алу турына  ныклы хәзерлек белән килделәр,алар   "Эстрадное пение", "Фольклор",  "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
 Иске Дөреш авыл җирлеген дә читләтеп үтми әфган сугышы. Ил алдындагы бурычларын Әфган җирендә үтәп кайтучы егетлэребез бар. Алар - Зиннатуллин Илгиз, Юсупов Илнур, Валиуллин Илгиз, Сайфетдинов Айрат, Ишмакаев Асхат, Хасанов Илсур.Әмма, рәхимсез үлем арабыздан Валиуллин Илгизне тартып алды. 
Тләнче-Тамак мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары авылыбызда урнашкан картлар - инвалидлар интернатында бәйрәм концерты күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчесе Тәкыя Шакурова өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, укучылар җырлы - биюле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Интернат җитәкчелеге, өлкәннәр укучыларга рәхмәтләрен җиткерде, кабат көтеп калуларын әйттеләр. 
6 март  көнне   администрациянең утырышлар залында  белем  бирү  учрежденияләре җитәкчеләренең    семинары булды.Семинар эшчәнлегендә БДИ  һәм ОГЭ  уздыру ,өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшен җанландыру,техник түгәрәкләр эшчәнлегендә робото техника   юнәлшен булдыру,төрле конкурсларда катнашу, документ эшчәнлеген  дөрес һәм вакытынды үтәүне булдыру турында фикер алыштылар, соңыннын ир-ат  җитәкчеләр  Гүзәл затларыбызны җылы итеп тәбрикләделәр.  
Тләнче-Тамак авылы«Ак чэчэк» балалар бакчасы нәниләре һәм 4 класс укучылары   картлар һәм инвалидлар   йортына концерт программасы белән бардылар Өлкәннәр алар белән кушылып җырлар башкардылар,биеделәр.Балалар  үз куллаы белән ясалган бүләкләрне  бүләк иттеләр.
Балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, Шилнәбаш авылы китапханәсендә тематик кичә үтте. Монда мәктәп укучылары өчен Әфган сугышы турында фильм күрсәтелде. 
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә «Бергәләшеп армия сафларында хезмәт итәчәкбез» дип аталган бәйге узды.

Казанда ирекле көрәш буенча республика беренчелегенең сайлап алу ярышлары үтте. Монда районыбыздан тренер Рафаэль Гыйззәтуллинда шөгыльләнүчеләр Камилла Елисеева белән Евгений Якунин (Круглое Поле) III урын алдылар. Бәткедән Николай Хөсәенов (тренеры Фатыйх Галәветдинов), Бикләннән Айнур Сөләйманов (Марат Мөхәммәдиев) шулай ук үз авырлыклары буенча III урынга чыктылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International