Бәтке авылында яшәүче Абрамова Антонида Николаевнага 100яшь тулды. Аны котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы. Тукай районы ветераннар(инвалидлр) оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Венера Александровна килде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2023 елның 09 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын һәм ачыклыгын арттыру максатыннан эшкуарлар өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән.
Чарада авыл җирлеге ветераннары катнашында спектакль курсәтелде. Анда район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы катнашты.
Кичә Тукай район хастаханәсенең актлар залында Тукай районының Калмаш фельдшер-акушерлык пунктында 37 ел мөдир булып эшләгән Мәгъсүмова Рәзинә Шәмис кызына « Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» медале тапшырылды.
Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, — дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шөкер, әлеге эш бүгенгесе көндә дә тукталмый. Матур гына дәвам итә. Шушы көннәрдә районның Яңа поселогы мәдәният йортында «Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда без дә катнашып, районның данлыклы гаиләләре белән таныштык.
Хөрмәтле иҗтимагый һәм коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре! Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы түбәндәге мәгълүматны җиткерә: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сылтама буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрә https://forms.gle/5Cr5AZU4xQYxrkxE6. Мониторинг үткәрүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз !
«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе 2023 елның 9 мартында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра.
Агымда елның 15 -17 февралендә рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.