26.02-28.02 .2023ел. Физика буенча "Олимпка юл"республика олимпиадасы узды. Призер-Борды урта мәктәбе укучысы Чернов Валентин ,укытучысы Эдип Әнвәр улы.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
17.02-19.02.2023ел.Рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Күзкәй урта мәктәбе укучысы Габдуллина Розалия Призер булды ,укытучычы Лилия Мозаффар кызы .
Тукай районы җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын hәм мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләрен Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.
2022 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2023 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.
Сәет авылына Иске Абдул авылы үзешчәннәре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт белән килде ,бик эчтәлекле чара карадык дип яза Сәет авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гәрәйшина
Биклән авылында Ватанны саклаучыларыбыз, кайнар нокталарда ( Афган, Чечня) хезмәт итеп кайткан, хәзерге вакытта Махсус операциядэ катнашучы егетләребезне хөрмәтләп, якташ, авылдаш егетләребез исэн-сау якыннары янына тизрэк кайтуларын теләп, гаиләләренә сабырлыклар теләп авылыбыз мәчетендә Коръән мэжлесе уздырдык. Бу чараны авылыбызнын имам хатибы Мөдәфис хәзрәт, авыл җирлеге, авылның инициатив группасы активистлары берләшеп оештырды.
Комсомолец бистәсендә «Ярдәм янәшә " акциясе кысаларында авыл халкы мобилизацияләнүчеләр өчен өй токмачын әзерләделәр
10 март көнне ,Тукай районы ветераннар( инвалидлар) оешмасы ,районның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы , Яна Байлар авылында 13 :00 сәгатьтә узачак "Угыз коймагы" дигән йола кичәсенә чакыра.
25 февраль көнне Иске Абдул мәдәният йортында “Өйдән жылылык белән”( Из дома с любовью) ,авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән хәйрия концерты узды.
Кузкәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Мәхмутҗан улын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.Чарада район ветераннар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы ,Күзкәй мәктәбе укучылары катнашты