ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Сәет авылына Иске Абдул авылы үзешчәннәре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  концерт белән килде ,бик эчтәлекле чара карадык дип яза Сәет авылы  ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гәрәйшина 

Биклән авылында  Ватанны саклаучыларыбыз, кайнар нокталарда ( Афган, Чечня) хезмәт итеп кайткан, хәзерге вакытта Махсус операциядэ катнашучы егетләребезне хөрмәтләп, якташ, авылдаш егетләребез исэн-сау якыннары янына тизрэк кайтуларын теләп, гаиләләренә сабырлыклар теләп авылыбыз мәчетендә Коръән мэжлесе уздырдык. Бу чараны  авылыбызнын имам хатибы Мөдәфис хәзрәт, авыл җирлеге, авылның инициатив группасы активистлары берләшеп оештырды.

Комсомолец бистәсендә «Ярдәм янәшә " акциясе кысаларында авыл халкы мобилизацияләнүчеләр өчен өй токмачын әзерләделәр

 

10 март көнне ,Тукай районы  ветераннар( инвалидлар) оешмасы ,районның Үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы , Яна Байлар авылында 13 :00  сәгатьтә узачак "Угыз коймагы" дигән йола кичәсенә чакыра.

 

25 февраль  көнне Иске Абдул  мәдәният йортында “Өйдән жылылык белән”( Из дома с любовью) ,авыл  үзешчәннәре көче белән әзерләнгән хәйрия концерты узды.

Кузкәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Мәхмутҗан улын   Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.Чарада  район ветераннар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы ,Күзкәй   мәктәбе укучылары катнашты

Иске Абдул авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Рифкать абыйны  Ватанны саклаучылар көне  белән котладылар. 

Чара Яңа поселогында оештырылды. Җитәкчеләр төрле спорт ярышларында көч сынашты.

 

2023 елның 23 февралендә Князев мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдат батырлыгына йөрәкеңне тибәргә" дигән бәйрәм концерты узды. Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатыйх улы Камалов, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабированы Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

2023 елның 22 февралендә Княз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» һәйкәле янында «Ватан солдатлары, Россия сугышчылары» дигэн митингы узды. Һәйкәл янына 4 сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчеләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, Князево авыл җирлеге халкы җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International