2022 елның 26 октябрендә Татарстан бистәсе үзәгендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көтелмәгән хәлләр көне"акциясе үткәрделәр.
Ел саен ноябрь аенда республика Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла. Быел ул 18 ноябрьдә үтәчәк.
Өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби хезмәткәрләр, шулай ук аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәм җыю башланды
РФ ТКның 112 статьясы, «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 19.02.1992 ел, № 1448-ХІІ Татарстан Республикасы Законы нигезендә 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне – Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-ДБУ КФҮ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләренең/филиалларының эш графигын тәкъдим итә:
25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 14 октябрьдә «Яр Чаллы «Олимпия резервы спорт мәктәбе " базасында Тукай муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре арасында «ГТО» фестивале узды
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән Казанга Тукай районыннан мобилизацияләнгән ир-атларлар янына барып кайтучы әниләр һәм хатыннар өчен 2 автобус бүлеп бирелгән.
Күптән түгел генә без, «Гиндукуш» хәрби дан музее хезмәткәрләре, Иске Абдул авылы мәдәният йорты кызлары белән берлектә, авылның Аръяк урамында Урам бәйрәме үткәрдек. Урамдашлар белән җыр-моңга бай очрашуда, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, яшьлектәге җырларны, истәлекләрне барлап, рухи яктан ял иттек. Бәйрәм, гадәттә, мул табынсыз булмый. Хуш исле чәй, шушы урамның уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландык. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Күңелле уеннар бу чараның дәвамы булды. Бәйрәмдә катнашкан һәркем өчен истәлекле булды бу көн.
22 октябрьдә Иштирәк авыл китапханәсендә "Тарихи кроссворд"Бөтенроссия акциясе узды. Ул Ватан һәм дөнья тарихының данлы битләренә багышланган.
Яңа поселогы китапханәсендә 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен "Үткәнен белгәннең киләчәге бар" дип аталган мәгълүмат сәгате узды.