ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Узган шимбәдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркы базасында Ел саен үткәрелә торган «Осталар шәһәре-2022» ярминкәсе-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Муниципаль берәмлекләр, мәгариф оешмалары катнашында оештырыла.

2022 елның 6 октябрендә Түбән Суык-Су авылының «Алга» универсаль спорт залында Тукай муниципаль районының өлкәннәр арасында Спартакиадасы булып узды. Ярышларга 129 кешедән артык команда килгән иде. Тантаналы ачылышта муниципаль район башлыгы урынбасары Р.И. Закиров, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Вафин Э. Я., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Р. Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе Ф. ф. Вазиева чыгыш ясады.

Районыбызда олы яшьтә булуга карамастан спортны, физкультураны үз итеп яшәүче ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз шактый. Алар тормыштан тәм, ямь табып төрле ярышларда катнашалар, активлык күрсәтәләр. Әле узган атнада гына районыбызның Түбән Суыксу авылының «Алга» спорт залында өлкән буын кешеләре арасында Тукай районы Спартакиадасы булып узды. Анда авыл җирлекләреннән барлыгы 22 команда, 130дан артык спортчы көч сынашты.

 


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 10 октябрендә Тукай муниципаль районының Яңа поселогы мәктәбе базасында "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышы оештырды . Ярышларда Княз , Калмия, Боерган, Шилнәбаш һәм Күзкәй мәктәпләреннән өч яшь категорияле берләшмәләрнең 5 командасы катнашты.

  Круглое Поле бистәсендә игелек һәм хөрмәт көне узды

Түбән Суык-Су авылында өлкәннәр үзләренең ялларын мавыктыргыч итеп уздыра беләләр. Шушы көннәрдә алар спорт комплексында спорт чаралары уздырдылар,тәбигатьтә  булдылар

Бәтке авылында "ВДОХНОВЕНИЕ"клубы әгъзалары өчен чәй эчү оештырдылар ,шулай ук өлкәннәр Сәламәтлек көнен үткәрүдә читтә калмады

Күзкәй  авыл җирлегенә караган Югары Байлар авылында  мәүлид ашы узды ,мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

 

Комсомол поселогында Өлкәннәрне   бәйрәм  белән котладылар һәм тәмле тортлар бүләк иттеләр

Кече Шилнә авылында Гаврилова Еатерина Степановнаны 80 яшьлеге һәм өлкәннәр көне белән котладылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International