ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 19 сентябренә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы регионнары буенча азык төлек товарларының кайбер төрләренә кулланучылар бәяләре дәрәҗәсе һәм индекслары турында мәгълүмат


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 20 сентябрендә, яшьләрнең ялын яхшырту өчен, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Минем буш вакытым»дигән анкета үткәрделәр.

2022 елның 19 сентябрендә балалар корал ясаучы көне уңаеннан "Патриот"сугышчан Дан музеенда булдылар.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

19 сентябрьдә 18 сәгатьтән 2022 елның 20 сентябрендә1 8 сәгатькә кадәр Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Шушы көннәрдә " Милләт кроссы-2022 "Бөтенроссия йөгерү көне узды. 17 сентябрьдә Яңа поселогындагы чаңгы базасы территориясендә мәктәп укучылары, оешмалар, район администрациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында район ярышы узды. Китапханәчеләр читтә калмады, тулы состав белән диярлек катнаштылар

16 нче сентябрь көнне районның авыл җирлекләрендә, 17 нче сентябрь көнне Әҗмәкәй авыл җирлегенең Яңа поселогында  “Бөтенроссия йөгерү көне -Татарстан Кроссы-2022” массакүләм спорт чарасы узды.

 

Боерган авылы җирлегендә районның авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар булып узды.Район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус җитәкчелегендә алар авылыбызда быел башкарылган эшләрне, шулай ук истәлекле матур җирләребезне карадылар.

Тукай районы Яна Байлар авылында гомер итүче тыл ветераны Габдельхакова Найла апага 90 яшь тулды,аны котларга район ветераннар(инвадидлар) оешмасы рәисе Вәҗиева Ф.Ф.  килде. 

Тукай район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә Фаяз кызы  ветераннарның даими кунагы. Өлкәннәр көне якынлашып килгән чорда,ул  Кузкәй авылында озак еллар бергэ гомер  кичеруче Ханнанов Нәзыйм абый белән Накия апаларда булды,аларнең  хәлләрен белеште,уй-фикерләрен тыңлады 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International